news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вәкилләре Чабаксарда Федераль Сабан туена әзерлек буенча җыелышта катнашты

Чувашстан республикасының Министрлар кабинеты рәисе белән Васил Шәйхразиев, Ринат Закиров, Ирада Әюпова, Фәрит Гыйбатдинов һәм башкалар очрашты.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Бүген Чувашстанның Чабаксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабан туена әзерлек эшләре буенча чираттагы җыелышта Татарстан вәкилләре катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чувашстан республикасының Министрлар кабинеты рәисе Иван Моторин белән Федераль Сабан туен оештыру буенча эшлекле сөйләшүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Чувашстан мәдәният министры Константин Яковлев, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков, Чувашстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов һ.б. җыелды.

Җыелышта катнашучылар Сабан туе һәм концертлар узачак мәйданчыклар белән танышты, шулай ук әзерлек эшләренә бәйле башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

  • 2017 елда Әстерханда узган Федераль Сабан туенда милли бәйрәмнең билгесе булган "Тулпар"  Чувашстан Республикасы вәкилләренә тапшырылган иде. 2018 елның 6-7 июль көннәрендә чираттагы Федераль Сабан туе Чабаксар шәһәрендә узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100