news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан вәкилләре “5+5” форумында катнаша
Бүген Мәскәүдә “5+5” I глобаль үсеш форумы уза
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген Мәскәүдә “5+5” I глобаль үсеш форумы уза. Ул “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан “Кадрлар резервы – илнең профессиональ командасы” проектында катнашучылар һәм идарәче кадрларның Президент резервы әгъзалары өчен оештырылган.
Форумда Татарстан вәкилләре дә, шул исәптән Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Виктория Черкесова катнаша.
Россия Дәүләт Думасы спикеры, “Бердәм Россия” партиясе рәисе Борис Грызлов билгеләп үткәнчә, “5+5” форумы бәхәсләр алып бару мәйданчыгы булачак, илне үстерү һәм модернизацияләү белән бәйле яңа идеяләр тәкъдим итү һәм гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирәчәк”.
Форумның атамасы ике 5 ле саныннан гыйбарәт. Борис Грызлов тануынча, беренче “5 ле” – ул Россия Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан белдерелгән “5 И” – институтлар, инновацияләр, инвестицияләр, интеллект һәм инфраструктура. Икенче “5 ле” үзгәрешләр беренче чиратта кагылырга тиешле өлкәләрне (энергетика, медицина, мәгълүмати технологияләр, галәм һәм телекоммуникацияләр) чагылдыра.
Виктория Черкесова фикеренчә, “карарларны бу рәвешле кабул итү формасы, форумда илнең төрле төбәкләреннән барлык дәрәҗәдәге идарәче резерв вәкилләре катнашуын исәпкә алган хәлдә, бүгенге көндә иң нәтиҗәле алым”.
“Минем шәхсән үземә “Инновацияләр” секциясендә яңгыраган мәгариф өлкәсендә инфраструктураны үстерү идеясе бик кызыклы һәм Укытучы елында аеруча актуаль булып тоелды”, – дип китерә Черкесованың сүзләрен ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot