news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вәкиле Россиядә иң яхшы унбиш тәрбияче исемлегенә керде

Татарстан тәрбиячесе өчен "Россия ел тәрбиячесе" конкурсының рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин

Татарстан вәкиле Россиядә иң яхшы унбиш тәрбияче исемлегенә керде
mon.tatarstan.ru

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 18 ноябрьдә Мәскәү өлкәсендә «Россия ел тәрбиячесе» X Бөтенроссия һөнәри конкурсының 15 лауреаты исемнәрен игълан иттеләр. Алар арасында Казанның 50нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Воронцова да бар. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Лауреатлар алда әле тагын ике конкурс сынавы үтәчәк. Алар жюри хөкеменә «Минем уңышлы проектым» дигән доклад-презентация тәкъдим итәчәк һәм «Профессиональ сөйләшү» ток-шоуында катнашачак.

19 һәм 20 ноябрьдә конкурс сынауларының онлайн-трансляциясе бара. Татарстаннан катнашучы өчен "Россия ел тәрбиячесе" конкурсының рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин: www.vospitatel-goda.ru.

«Россия ел тәрбиячесе – 2019» конкурсының абсолют җиңүчесе бүген Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте йортында игълан ителә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot