news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан вәкиле Россия-Украина форумында катнаша
Мария Ярина 28-31 май көннәрендә Киевта узачак Россия-Украина дискуссия клубы очрашуында катнаша
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Татарстанның Балалар оешмалары советы директоры Мария Ярина 28-31 май көннәрендә Киевта узачак Россия-Украина дискуссия клубы очрашуында катнаша.
Клубны Россиянең Яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре милли советы РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә оештыра.
Очрашуда катнашучылар Россия һәм Украинаның яшьләр лидерлары арасында конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Очрашуда Россияне 10 кешедән торган делегация, шул исәптән Татарстаннан Мария Ярина тәкъдим итә.
Клуб очрашуы кысаларында “Мәдәниятара һәм этникара диалог”, “Яшьләрнең илнең иҗтимагый-сәяси тормышында һәм карарлар кабул итү процессында катнашуы. Лидерлыкны үстерү”, “Яшьләр сәясәте өлкәсендә Халыкара хезмәттәшлекне үстерү” кебек тематик төркемнәр буенча эшләү күздә тотыла.
Чара нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар һәм оештыручылар алдында ике ил яшьләре арасындагы үзара бәйләнешнең тагын да нәтиҗәлерәк механизмнарын формалаштыру, ике ил халыклары арасындагы дуслыкны яңадан торгызу һәм ныгыту бурычы тора, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot