news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вәкиле Индонезиядә яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә приз алган

Киләсе елга мондый күргәзмә Татарстанда беренче тапкыр була.

Татарстан вәкиле Индонезиядә яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә приз алган
tatar-congress.org

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). 23-26 октябрьдә Индонезия башкаласы Джакартада IEYI (International Exhibition for Young Inventors) 15нче Халыкара яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә Татарстан вәкиле өченче урын алган. Чарада 20 илдән 250дән артык катнашучы чыгыш ясаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасын Россия Федерациясе җыелмасы составында Яшел Үзән муниципаль районы Иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Эльвира Маланьева тәкъдим иткән. Аның проекты өченче урынга лаек булган. Эльвира әзерләгән проектның җитәкчесе – Марат Сәлахов.

  • Яшь уйлау табучыларның IEYI (International Exhibition for Young Inventors) күргәзмәсе беренче тапкыр 2004 елда Токиода узган һәм 15 ел дәвамында ел саен төрле илләрдә үткәрелгән. 2020 елның сентябрендә Татарстан беренче тапкыр әлеге Халыкара чараны кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100