Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан - апрель аенда торак бәяләре буенча Идел буе федераль округында лидер
Татарстан торак бәяләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидерлыкны саклап калды. 2026 елның апрелендә яңа төзелгән йортларда бер квадрат метрның медиан бәясе - 240 мең, ә икенчел базарда 166 мең сумга җиткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Яндекс Недвижимость экспертлары хәбәр итте.
Аналитикларның мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә Татарстанда яңа төзелгән йортларда бер квадрат метр бәясе - 9,7 процентка, икенчел базарда 7,5 процентка арткан. Шул ук вакытта, Идел буе федераль округы буенча яңа йортларда бер квадрат метр уртача - 142 мең, ә икенчел базарда 105 мең сум тора.
Моннан тыш, республика яңа йортларда фатирлар тәкъдим итү күләме буенча округта лидер булып кала. 2026 елның апрель йомгаклары буенча Идел буе федераль округындагы барлык тәкъдимнәр күләменең 22,2 процентын Татарстан өлеше тәшкил иткән.
«Татарстанда торакка ихтыяҗны республика халкы гына түгел, Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән, шулай ук Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград һәм Свердловск өлкәләреннән һәм илнең башка төбәкләреннән сатып алучылар да формалаштыра. Безнең сервис мәгълүматлары буенча, 2025 елда барлык тәкъдимнәрнең 33 проценты шулар өлешенә туры килгән», – дип белдерде сервисның коммерция директоры Евгений Белокуров.
«Идел буе федераль округының икенчел базарында Татарстан тотрыклы рәвештә лидерлар бишлегенә керә, 2026 елның апрелендә округ буенча тәкъдимнәрнең барлык күләмендә аның өлеше 9,9 процент тәшкил итте», - дип өстәде ул.
Округ төбәкләре арасында Татарстаннан соң яңа йортларга иң югары бәяләр Түбән Новгород өлкәсендә (бер квадрат метры - 199 мең сум) һәм Пермь краенда (170 мең сум) теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз