Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан үзмәшгульләре Республика көнендә Россиядә иң озын сәүдә киштәсе урнаштырачак
Татарстан үзмәшгульләре Республика көнендә Россия рекорды куячак – «Татарстан – ул мин инде» ярминкәсендә 225 метр озынлыгындагы сәүдә киштәсе урнаштырачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәүдә киштәсен Казан Кремле диварлары янында куячаклар. Ярминкәдә Татарстан үзмәшгульләре сувенирлар, бижутерия, букчалар, кием-салым һәм тәм-томнар, азык-төлек һ.б. продукция тәкъдим итәр дип көтелә.
Ярминкә белән бергә үзмәшгуль гражданнар өчен әйдәп баручы экспертлар һәм спикерларның мастер-классларын, лекторияләрен үз эченә алган форум узачак.
Чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм күрсәтү» илкүләм проекты кысаларында үтә.
Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз