Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан үзмәшгульләре һәм эшмәкәрләре үз продукциясен Сабантуйда тәкъдим итә алачак
Татарстанның үзмәшгульлек үзәкләре һәм эшкуарлары үз продукцияләрен быел 19 июньдә узачак Сабантуйда тәкъдим итә алачак. Каенлыктагы бәйрәм мәйданчыгында алар өчен махсус зона әзерләнәчәк, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Сабантуйда катнашу өчен гаризалар Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә, Ипподром урамы, 14 (42 нче кабинет) адресы буенча кабул ителә. Үзең белән паспорт һәм товарның өстәлгә тезеп куеп төшерелгән фотосурәтләрен алып килергә кирәк.
Үзмәшгульләр һәм эшкуарлар администрациягә эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр (төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр) мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 223-21-11, 2521 (өстәмә номер).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз