news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан узган елда авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты күләмен 6,9 процентка арттырды

2022 елда Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты күләме 417 млн доллар тәшкил итте. 2021 ел белән чагыштырганда, ул 6,9 процентка арткан. Татарстан Хөкүмәт Йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде.

Продукция 54 илгә җибәрелә, бу тышкы икътисади эшчәнлектә 160 катнашучы дигән сүз. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспортның 71 проценты май продукциясенә туры килә, дип белдерде Җәббаров.

Күләме буенча икенче юнәлеш - терлекләр өчен азык һәм азык өстәмәләре, алкоголь продукциясе һәм майлы культуралар (63,5 млн доллар).

Шул ук вакытта сөт продукциясе күләме 2,5 тапкыр арткан, аның өлеше 8,7 млн доллар тәшкил итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100