news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзбәкстан белән товар әйләнешен 1 млрд долларга кадәр үстерергә ниятли

Татарстан Үзбәкстан белән товар әйләнешен 1 млрд долларга кадәр үстерергә планлаштыра. Бу хакта республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Үзбәкстанның төбәк палаталары җитәкчеләре белән семинарда әйтте.

Министр искәрткәнчә, 2022 елда бу сан 1,5 тапкырга арткан, бу соңгы елларда иң яхшы күрсәткеч булды.

«Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 5 октябрьдә узган очрашуда әлеге күрсәткечне 1 млрд долларга кадәр арттыру бурычын куйды. Безгә аңа ирешү өчен мөмкин кадәр күбрәк тырышлык куярга кирәк», - диде Коробченко.

Ул Татарстанның «Химград» индустриаль паркы белән ачылган Чирчик, Үзбәкстанда Джизак технопарклары һәм «Алабуга» белән тагын бер сәнәгать мәйданчыгы булдыру турында сөйләде. Министр шулай ук Үзбәкстан вәкилләрен 2024 елда Казанда узачак зур күргәзмәләрдә һәм форумнарда катнашырга чакырды, дип хәбәр итә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртик, 5 октябрьдә Шәүкәт Мирзиёев Татарстанга эш сәфәре белән килде. Ул республика Рәисе белән очрашты һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Моннан тыш, Миңнеханов, Мирзиёев һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров «Россия - Үзбәкстан» төбәкләренең III Форумына йомгак ясадылар, шулай ук Татарстан сәнәгате күргәзмәсендә булдылар. Икенче көнне кунак Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100