news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмати яктан ачык булуын билгеләделәр

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмати яктан ачык булуын билгеләделәр
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында кандидатлар арасында Республика теле - һәм радиоканалларында бушлай эфир вакытын җирәбә ысулы белән бүлү булды. Чарада «Татмедиа» ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василованың да чыгышы яңгырады.

«Беренче чиратта без Үзәк сайлау комиссиясенә мәгълүмати ачыклык өчен рәхмәтле. Комиссиянең бу ягын һәр сайлау кампаниясендә билгеләп була. Еллар дәвамында булдырылган модельгә өстәп, быел яңа планка ясалды. Кремль яны яр буенда «Сайлау ноктасы» дигән үзәк эшли башлады. Анда бөтен татарстанлыларга сайлауларга әзерлек процессын сөйлиләр» — диде ул.

Республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисе сайлауларында теркәлү өчен документларны Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов («Россия пенсионерларының социаль гаделлек өчен партиясе»), Хафиз Миргалимов (КПРФ) тапшырган иде.

«Без бүген бик кызыклы стадиягә — сайлау алды агитациясе стадиясенә керәбез. Әлбәттә, агитация чараларында, телевизион дебатларда барыбызның да бер-беребезгә хөрмәт күрсәтүен сорыйбыз. Без шулай булыр дип ышанабыз. Уңышлар телибез», — дип ассызыклады Диана Василова.

  • Татарстанда бердәм тавыш бирү көне буларак билгеләнгән 14 сентябрьдә — ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18 Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7:00 башлап 20:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot