news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге рәисе Марат Сираев вафат

1994 елдан 2000 елга кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән Марат Сираев вафат булган. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Бүген (26 февральдә) Марат Әшрәп улы Сираев вафат булды <..> Марат Әшрәп улының туганнарының, якыннарының һәм дусларының кайгысын уртаклашабыз», диелә хәбәрдә.

  • Марат Сираев 1936 елның 1 маенда ТАССРның Әлки районы Урта Әлки авылында туган. 1976 елдан 1983 елга кадәр Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, ә 1983 елдан 1988 елга кадәр - Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры вазифасын били. Аннан соң Татарстан Республикасы статистика идарәсен җитәкли һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Контроль комитеты рәисе була.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot