Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә Вазгыять үзәге оештырылды
Тавыш бирү көннәрендә, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәйданчыгында Вазгыять үзәге эшли. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк эшендә республика Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы яшьләр советы әгъзалары – «Атмосфера» проектында катнашучылар катнаша. Алар массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда барлыкка килгән сайлаулар турындагы язмаларны реаль вакыт режимында күзәтә, сайлаучыларның чакыртып алуларын, сайлау участокларындагы хәлләр турындагы хәбәрләрне анализлый, шулай ук телефон аша тавыш бирү турында белешмә мәгълүмат бирә.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә: 8 (843) 292-84-33. Моннан тыш, түләүсез федераль номер да бар: 8 (800) 200-00-20.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз