Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе: Республикада тавыш бирү гадәти режимда уза
Татарстанда башланган Бердәм тавыш бирү көне гадәти режимда уза. Күпме сайлаучының участокларга килүе турында якынча мәгълүматлар билгеле инде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлаулар мәгълүмати үзәге мәйданчыгында шул хакта хәбәр итте.
«Республикада тавыш бирү гадәти режимда уза. Иртәнге 7дә агымдагы сайлау кампаниясенә җәлеп ителгән 230 сайлау участогы ачылды», - диде Кондратьев.
Ул шулай ук участоклар ачылган вакыттан алып күпме сайлаучының тавыш бирергә килүе турында актуаль мәгълүматларны атады.
«Ике сайлау округы – Ибраһимов һәм Пионер (Казанда, ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда) – мәгълүматлар мондый. 12.00 сәгатьтә Ибраһимов округы буенча сайлаучыларның – 7,6, Пионер округы буенча 10 проценты тавыш биргән. Муниципаль сайлауларда әлеге күрсәткеч 36,3 процент тәшкил итә», - дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз