Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республикада сайлаучылар санына төгәллек кертте
2024 елның 1 гыйнварына Татарстанда 2 928 633 кеше актив сайлау хокукына ия, дип хәбәр итә республика Үзәк сайлау комиссиясе. Россия Президентын сайлау алдыннан әлеге белешмәләргә төгәллек кертелде.
«Федераль закон нигезендә, сайлаучылар санына һәр ярты ел саен – 1 гыйнварга һәм 1 июльгә – төгәллек кертелә», - дип аңлаттылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында.
Шул рәвешле, Татарстанда июль аеннан сайлаучылар саны 433 кешегә арткан.
- Россия Президентын сайлау 2024 елның 15-17 мартында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз