news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе гаиләсе белән ял итәргә ярата торган урынны әйтте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе гаиләсе белән ял итәргә ярата торган урынны әйтте
Фото: Туры эфирдан скриншот

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев гаиләсе белән бергә Идел буендагы бакчасында ял итәргә ярата. Бу хакта ул ТНВның 12 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында сөйләде.

«Яраткан ял итү урыным – бакча (дача). Анда гадәттә барлык туганнар җыела. Сайлауларга да бөтен гаиләбез белән бергә барабыз, бәйрәмнәрдә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә җыелабыз. Бу инде берничә буын шулай дәвам итә. Идел буенда, матур урында җыелабыз», – дип сөйләде ул.

Ул үзенең балык тотарга яратуын да әйтте. «Идел буенда ничек балык тотмыйсың инде? Минем хоббины дуслар уртаклаша һәм илнең төрле төбәкләреннән киләләр. Хатыным бакчачылык белән шөгыльләнә», - диде ул.

  • Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды.
  • Турыдан-туры транасляция иртәнге сәгать 8 дән ТНВ телеканалында башланды. 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясаячак: Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100