Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе кайнар линиясе 400дән артык шалтырату кабул иткән
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линиясе 424 мөрәҗәгать кабул иткән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республика Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Узган сайлау кампаниясе вакытында кайнар линия телефонына 720 шалтырату килгән иде. Быел яңалык бар – сайлаучылар сорауларына безнең колл-үзәк операторлары гына түгел, ә Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары да җавап бирде», - дип сөйләде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Аның сүзләренчә, 65 сайлаучы сайлау участогы адресы һәм аның эш вакыты белән кызыксынган, 196 сорау «Мобиль сайлаучы» турында кергән. Тагын 35 мөрәҗәгать партияләрдән кандидатлар турындагы мәгълүматка, 30ы участок һәм территориаль сайлау комиссияләре телефоннарына кагылган.
Моннан тыш, 76 татарстанлы сайлаучылар исемлегендәге мәгълүматларны тикшерүне сораса, 20 кеше өйдә тавыш бирү турында сорау биргән. «Хуҗалык мәсьәләләре һәм ремонт буенча нибары ике шалтырату булды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә каралды, сайлаучылар җаваплар алды», - дип ассызыклады Кондратьев.
ТР Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линиясенә 8 (843) 292-84-33 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз