news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына сайлауларның логотипларын тәкъдим итте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына сайлауларның логотипларын тәкъдим итте
Фото: © ТР Үзәк сайлау комиссиясе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларның логотипларын тәкъдим итте. Аларны Татарстан телеканалларының реклама такталарында, мәгълүмат стендларында, Интернет челтәрендә һәм Татарстан телеканалларының телевизион эфирында күрергә мөмкин булачак.

«Бик мөһим сайлау кампаниясенә – 7 чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга нибары 3 ай калып килә. Киләчәк сайлауларның символы – федераль һәм республика логотиплары. Игътибар итсәгез, республика логотибы Татарстан Республикасы дәүләт флагы төсләрендә эшләнгән, мәгълүмат ике дәүләт телендә — рус һәм татар телләрендә күрсәтелгән», — дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Республика Үзәк сайлау комиссиясенең 50 нче утырышы кысаларында территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләренә тавыш бирүчеләргә сентябрь парламент сайлаулары турында мәгълүмат җиткерү өчен расланган логотипларны кулланырга тәкъдим ителде.

Фото һәм видео: © ТР Үзәк сайлау комиссиясе

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100