Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе: Дәүләт Думасына сайлау алдыннан «тынлык көне» булмаячак
Татарстан Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлау алдыннан «тынлык көне» булмаячак – агитация эшләре 18 сентябрьнең 00:00 сәгатенә кадәр рөхсәт ителәчәк. Бу хакта республика Иҗтимагый палатасы утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Тавыш бирү 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр узачак.
«Искәртеп үтәм, 22 августтан 18 сентябрьнең 00:00 сәгатенә кадәр сайлау алды агитациясе алып барылачак. Берничә көнлек тавыш бирү формасы кулланыла торган бу кампаниядә «тынлык көне» булмаячак. Агитация 18 сентябрьнең 00:00 сәгатенә кадәр алып барылачак», – дип аңлатты Кондратьев.
Аның сүзләренчә, өч көнлек тавыш бирү форматы сайлаучылар өчен уңайлы. Ул сайлау системасына йөкләнешне киметә һәм гражданнарга мәгълүмат бирү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә. Бердәм тавыш бирү көне – 20 сентябрь.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз