Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерләнә башлады
2026 елда ТР Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан территориаль сайлау комиссияләренең яңа билгеләнгән җитәкчеләре белән беренче киңәшмә узды. Очрашу төп федераль сайлау кампаниясенә – Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек башлануга багышланган иде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республиканың сайлау системасы югары җаваплылык шартларында эшли башлавын искәртте.
Ул ассызыклаганча, сайлау комиссияләре хезмәткәрләреннән гадәттәгечә профессиональлек, үз көчләренә ышаныч һәм барлыкка килгән чакыруларга оператив җавап бирергә әзерлек таләп ителә. Аның сүзләренчә, яңа кампаниягә әзерлек барышында Татарстан Рәисен сайлау барышында алынган тәҗрибә кулланылачак.
2026 елда Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында Татарстанда 65 территориаль һәм 2710 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк. Сайлау комиссияләре әгъзаларының гомуми саны 22 меңгә якын кеше тәшкил итәчәк. 2026 елның 1 гыйнварына республикада сайлаучылар саны 2,92 миллион кешедән артып китә һәм 2 921 523 тәшкил итә.
Андрей Кондратьев шулай ук билгеләп үткәнчә, сайлау комиссияләре әгъзаларын системалы һәм һөнәри әзерләү Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшенең төп стандартларының берсе булып кала.
Киңәшмә барышында республиканың сайлау системасы эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр дә каралды. Докладлар белән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аппараты бүлекчәләре җитәкчеләре чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз