Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан үз-үзенә кредит бирүне тыючылар саны буенча Россия төбәкләре унлыгына керде
Татарстан үз-үзенә кредит бирүне тыючылар саны буенча Россия төбәкләре рейтингында 8нче урын яулады. Республикада мондый чикләүне 131,7 мең кеше билгеләгән, дип хәбәр итә Берләштерелгән кредит бюросы.
Әлеге күрсәткеч буенча рейтинг лидеры – Мәскәү (555,7 мең кеше үз-үзенә тыю билгеләгән). Аннан соң Мәскәү өлкәсе (365,1 мең кеше), Санкт-Петербург (254,5 мең кеше), Башкортстан (170,2 мең), Свердловск өлкәсе (156 мең) һәм Ростов өлкәсе (142,4 мең), Краснодар крае (142,3 мең). Рейтингта тугызынчы һәм унынчы урыннарда Чиләбе (126,9 мең) һәм Түбән Новгород (11,9 мең) өлкәләре урнашкан.
Гомумән Россиядә 10 мартка 5,05 миллион граждан үз-үзенә кредит бирүне тыйган. Берләштерелгән кредит бюросында билгеләп үтүләренчә, гражданнарның күпчелеге элеккечә кредит бирүне тулысынча тыю форматын сайлый: 4,76 миллион гариза (91 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз