news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан үз китапларын Мәскәүдә 30 ноябрь көнне «Нон-фикшн» ярминкәсендә тәкъдим итәчәк

Татарстан үз китапларын Мәскәүдә 30 ноябрь көнне «Нон-фикшн» ярминкәсендә тәкъдим итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Дарья Сайфиева

30 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Мәскәүдә «Нон-фикшн» төрле жанрдагы интеллектуаль әдәбият ярминкәсе узачак. Чарада Татар китап нәшрияты да үз бестселлерларын тәкъдим итәр дип көтелә.

Ярминкәдә Россиядән һәм якын чит илләрдән 340 нәшрият катнашачак. Китап сатудан тыш, анда традицион рәвештә лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, яңа әсәрләрне тәкъдим итү һәм язучылар белән очрашулар узачак.

Ярминкәне үткәрү урыны: Мәскәү шәһәре, Ильинка урамы, 4 йорт, «Гостиный двор» комплексы. Ярминкә программасы турында тулырак мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100