news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урмартачылары картлар һәм инвалидлар йортларына 2 тонна бал бүләк итеп бирде

8-24 гыйнварда «Казан ярминкәсе»н барган Зур бал ярминкәсендә катнашучыларның һәммәсенең дә ул акциядә өлеше бар

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 8-24 гыйнвар көннәрендә «Казан ярминкәсе»ндә барган Зур бал ярминкәсендә катнашучылар бүген хәйрия акциясе уздырды. Бал ярминкәсенә продукциясе белән Россиянең 30 төбәгеннән килгән 50 умартачы, ә алар балның 200дән артык төрен һәм 100ләп сортын тәкъдим итә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы җитү уңаеннан, республиканың картлар һәм инвалидлар йортларына үзләренең ярминкәгә китергән 2 тонна балын бүләк итеп бирде. Әлеге татлы продукция исә Арча, Алексеевск, Югары Ослан, Чистай, Столбище интернат-йортлары арасында бүленде.

 Өлкәннәргә бал тапшыру акциясе тантанасына килгән ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы билгеләп үтеләчәк елны башланган беренче хәйрия чарасы, шул рәвешле, ветераннар өчен игелекле гамәлдән башланып китте. Республикада хәзерге вакытта 37 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе исәптә, алардан картлар йортларында 2 меңләп өлкән кеше гомер көзен уздыра һәм һәр 4 нчесенең Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәте бар, ягъни сугыш җиле кагылган. Ә инде өлкәннәр өчен бал исә татлы ризык белән сыйлану гына түгел, бу аларга карата күрсәтелгән кайгыртучанлык, игътибар да. «Мондый акцияне оештыручыларга, шул исәптән «Казан ярминкәсе»нә, умартачыларга шундый матур һәм игелекле гамәлләре өчен, ә районнардагы интернат-йортларның директорларына шушы гамәлне тормышка ашыру максатында, суык булуга карамастан, «Казан ярминкәсе»нә килүләре өчен олы рәхмәт белдерәм. Интернат-йортларыбызда ветераннар озак яшәсен, сәламәт булсын», - дигән теләкләрен җиткерде Т.Ларионова.

 «Ә хәйрия акциясе башлангычы бик гади булды: мин ассоциация исеменнән тәкъдим белән чыктым, умартачылар моны күтәреп алды, бертавыштан ризалыгын бирде. Чөнки умартачылар – игелекле һөнәр ияләре, шуңа юмарт һәм намуслы халык алар», - дип белдерде Россия умартачылары ассоциациясе рәисе Сергей Шевченко.

 Барлык умартачылар исеменнән сүз алган умартачы Василий Абакумов исә «Казан ярминкәсе» җитәкчелегенә бал сәүдәсе өчен әйбәт шартлар һәм умартачыларның хезмәт җимешләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү мөмкинлеге булдырулары, ә казанлыларга ярминкәгә килеп бал алулары  өчен рәхмәт әйтте. Әлеге хәйрия акциясе Мәскәү бал ярминкәсе үрнәгендә оештырылуын, әйбәт умартачылар тәрбияләүдә 10 ел буена даими эшләгән Россия умартачылар берлеге президенты  Арнольд Бутов башлангычы һәм Мәскәү мэры Юрий Лужков ярдәме белән шундый хәйрия традициясенә нигез салынуын искәртеп: «Киләчәк ярмтинкәләр дә Казанда шундый хәйрия акциясе белән тәмамланачак», - дип вәгъдә бирде умартачы.

 «Дөресен генә әйткәндә, картлар өчен кечерәк банка белән бал бирелер дип күзаллап килгән идем, шуның кадәр күләмдә буласына әле дә ышанмый торам, искиткеч бит бу. Балның аның кадәр төрләрен кем татып караган, бездәге өлкәннәрнең аны күргәне дә юк», - дип гаҗәпләнүен яшермәде Югары Ослан картлар интернат-йорты директоры Элеонора Серебрякова. Аның Чистайдагы коллегасы Азат Миңнегулов «Татар-информ» хәбәрчесе сорауларына җавабында, балны интернат тәрбиясендәге һәр өлкән кешегә аерым-аерым бүлеп бирергә ниятләвен, картларның игелекле гамәлләр өчен һәрчак хәер-догада торын белдерде. «Чыннан да, карт кеше игътибарга мохтаҗ, ә тормыш-көнкүреш өчен аларны хөкүмәт тиешле кадәренчә тулысында тәэмин итеп тора, бу мәсьәләдә алай проблема юк. Бездә тәрбияләнүче 92 кешенең 2се үзе Бөек Ватан сугышында катнашкан, шушы чарага алып киләсе килгән иде дә, тик кышкы салкын юлга алып чыгуы куркыныч. Бер ел элек кенә төзелгән яңа йортта гомер итәләр, аның барлык уңайлыклары да бар һәм бинабыз 145 урынга исәпләнгән. Башка картлар йортларыннан аермалы буларак, аңа «Юлдаш» дип исем дә бирдек. Бик зур шатлык алып кайтачагыма үземнең дә күңелем куаныч белән тулды. Умартачыларга, бу акцияне оештыручыларга зур рәхмәт», - диде шушы өлкәдә 20 еллык тәҗрибәсе булган җитәкче А.Миңнегулов.

 Т.Ларионова тантана ахырында ассоциация рәисе С.Шевченкога республика исеменнән Рәхмәт хатын тапшырганда, тагын шундый ук 41 хат әзерләнгән, соңрак тапшырылыр, дип вәгъдәләде. «Казан ярминкәсе»ндә  бал ярминкәсе өчен бу беренче хәйрия акциясе булса да, «Казан ярминкәсе» үзе - хәйрия эшләре буенча тәҗрибә туплаган, традиция булдырган учреждение ул, һәм игелекле гамәлләр аның визит карточкасы булып тора, дип билгеләп үтте. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100