Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан урманнарында югары дәрәҗәдә янгын чыгу куркынычы игълан ителде
Урманчылар ут белән сак эш итәргә һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 17 майга кадәр Татарстан Республикасында урманнарда югары класслы янгын чыгу хәтәре игълан ителә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәрткәнчә, 90 процент очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора.
Урманда II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә.
Янгыннарны космостан, авиация ярдәмендә (1,2 млн.га) һәм җир өстендә (11 мең га) мониторинглыйлар.
Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8 (800-10) 0-94-00, 8 (843) 221-37-95).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз