news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманнарында ылыслы үсенте авыруларын тикшерәләр

Тикшерүне республикадагы урман хуҗалыклары белгечләре башкара.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында ылыслы үсентеләрне урман патологиясе ягыннан тикшерү эшләре дәвам итә. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматы буенча, 8 ноябрьгә барлыгы 42 мең гектардан артык мәйданда урман утыртмалары тикшерелгән. Эшләрне "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" һәм республикадагы урман хуҗалыклары белгечләре башкара.

Урман патологиясе ягыннан тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документларны әзерләү максатларында үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100