news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булуы сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булуы сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бу урманнарда янгын куркынычы югары булуга бәйле. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Әйтик, 12-17 июньдә республика территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) булачак. Искәртеп узабыз, урманнарда янгын куркынычы - югары температура чыганагы яисә ут булганда урманда янгын чыгарга мөмкин булган шартлар ул. Барлыгы 5 класс бар.

4 класс вакытында ылыслы яшь урманда, янган урманда, зарарланган урман участокларында, торфлы сазлыкта, шулай ук кипкән үлән һәм агач ябалдашлары астында ачык ут кулланырга ярамый. Моннан тыш, утлы шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке трубкасыннан кайнар көл ташлау, ау вакытында янучан яки пыскып яткан материаллардан ясалган пыжлар куллану, шулай ук тиешле булмаган урыннарда янучан матдәләр сеңдерелгән материаллар калдыру тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100