news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булганлыктан кисәтү игълан ителде

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе урманнарда янгын куркынычы турында кисәтү игълан итте.

«2025 елның 8-17 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары булыр дип көтелә (4 класс)», - диелә хәбәрдә.

Әлеге чорда ылыслы яшь урманнарда, зарарланган урман участокларында, торфлы сазлыкларда, шулай ук үләне кипкән урыннарда, агач ябалдашлары астында учак ягу һәм ачык уттан файдалану катгый тыела.

Моннан тыш, янып торган шырпы, сигарет һәм тәмәке трубкаларыннан кайнар көл ташлау, ау вакытында янучан яки пыскып яткан материаллардан пыж куллану, шулай ук майланган яки янучан матдәләр сеңдергән материалларны моның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру тыела.

news_right_1
news_right_2
news_bot