Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башлануы турында игълан иттеләр
Бүгенге көннән Татарстанда урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә игълан ителде. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Ел башыннан республикада урман фонды белән чиктәш урыннарда 19 термик нокта һәм 18 яну очрагы теркәлгән. Бу күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда кимрәк. Әлегә урманнардагы вазгыять штат режимында саклана. Шуңа да карамастан, барыгызның да урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегезне үтенәбез», – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп.
Янгын куркынычы булган чорда урманнарда гамәлдә булган төп тыюлар:
– зарарланган урман кишәрлекләрендә, торф сазлыкларында, кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән агачтан чистартылмаган урыннарда, кипкән үләнле урыннарда ачык уттан файдалану тыела;
– урманда янган шырпы, тәмәке төпчекләре, пыяла ташларга ярамый;
– майланган яисә бензин, керосин яисә башка янучан матдәләр сеңдергән материалларны моның өчен каралмаган махсус урыннарда калдырырга ярамый;
– урманнарга, саклагыч һәм урман утыртмаларына турыдан-туры тоташкан һәм киңлеге 0,5 метрдан да ким булмаган янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерылмаган җир кишәрлекләрендә чыбык-чабык, урман түшәмәсе, коры үлән һәм башка янучан материаллар яндырырга ярамый;
– урманны җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләргә ярамый.
«Законнарда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җитди санкцияләр каралган. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр административ штраф каралган», - дип хәбәр итте Кузюров.
Әгәр хокук бозу урман янгынына һәм урманнарга зыян китерсә, РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз