news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан урманнарында янгын куркынычы турында кисәтү игълан ителде

Республика урманнарында югары дәрәҗәдә янгын куркынычы саклана.

Татарстан урманнарында янгын куркынычы турында кисәтү игълан ителде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан урманнарында югары дәрәҗәдә янгын куркынычы барлыкка килү турында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Урманнарда янгын куркынычы 7-13 сентябрьгә кадәр сакланачак. Урыны белән янгын куркынычы - югары, 4 нче класслы дип билгеләнә. Татарстанның көнбатыш районнарында гадәттән тыш хәл - 5 нче класслы, дип игълан ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot