Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы саклана
Шунлыктан республикада яшәүчеләрне бик тә сак булырга чакыралар.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычының югары булуы сәбәпле шторм кисәтүе игълан итте.
«2021 елның 14 августыннан 20 августка кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясе урманнарында янгын чыгу куркынычы югары булып кала (4 класс), кайбер районнардагы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә (5 класс)», — диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.
Ведомство белгечләре быелгы эссе җәйдә 4 класслы янгын куркынычы турында бер тапкыр гына игълан итмәде. Хәзер исә янгын куркынычы урыны белән иң югары, гадәттән тыш (5 класс) дәрәҗәгә җитте. Шунлыктан Татарстанда яшәүчеләрне бик тә сак булырга чакыралар.
«Татар-информ» агентлыгы август аенда Татарстанда урманнарга керүнең чикләнүе турында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз