Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан урманнарында үле кошлар табылмаган
Биологик ресурслар комитеты белгечләре белән берлектә, Россельхознадзор вәкилләре уртак рейдлар уздырганнарын әйтте.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм Биологик ресурслар комитеты вәкилләре урманнарда үле кошлар юкмы дип карап йөриләр. Бүгенгә үле кошлар табылмаган.
«Кыргый кошлар арасында үлеп ятканнары юкмы дип карап йөрибез. Андый очраклар булса, пробалар алып, ветеринария лабораториясенә тикшерүгә җибәрәбез. Урманнарда кошлар үлеме белән бәйле очраклар әлегә юк», — диде Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Иванов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.
Ул аучылык хуҗалыкларында, гомуми ау урыннарында Биологик ресурслар комитеты белгечләре белән уртак рейдлар уздырганнарын әйтте.
Март азагында күчмә кошлар хәрәкәте көчәер дип фаразлады, шунлыктан уяу булырга киңәш итте. «Биологик сакланыш чаралары югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Россиядә кош гриппына каршы вакцинацияләү рөхсәт ителми», — дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз