news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманнарында агачларны биометрик исәпкә алу ысулын кертүләре ихтимал

Браконьерлар калдырып киткән түмәр кисемнәре фотога төшерелә, шуннан соң компьютер программасы ярдәмендә шикле агач кисентеләре белән тәңгәлләштерелә.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында агач материалын биометрик исәпкә алу технологиясе презентацияләнде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төмәннән килгән яшь галим Андрей Николаев законсыз кисүләргә каршы агач материалын биометрик исәпкә алу ысулы белән көрәшергә тәкъдим итә. Агач материалын биометрик исәпкә алу браконьерларга эз югалту һәм җинаять җәзасыннан китү өчен өмет калдырмый диярлек.

Фәнни методны дактилоскопия – кул бармаклары эзе буенча шәхесне тану белән чагыштырырга була, агачларың бер еллык боҗралары бармак эзе кебек кабатланмый торган. Боҗра рәсемен агачның теләсә кайсы өлешеннән сканлап алырга була, хәтта ботагыннан да, кисенте материалыннан да. Браконьерлар калдырып киткән түмәр кисемнәре фотога төшерелә, шуннан соң компьютер программасы ярдәмендә шикле агач кисентеләре белән тәңгәлләштерелә.

"Без агачның кайсы урманчылыкта – Түбән Кама, Саба, Мамадыш, Азнакай яки кайсы да булса башкасында – киселгәнен билгели алачакбыз. Һәркемгә мәгълүм, Җирнең магнит кыры бар, агачларның бер еллык боҗралары аңа нык йогынты ясый, шуларга нигезләнеп экспертиза ясала да инде. Әлеге агачка бу түмәрнең туры киләме-юкмы икәнлеген белүе – проблема түгел. Хәтта ботак та – безнең өчен дәлил булып тора", – дип сөйләгән "Себер урман сынау станциясе" ФБУ филиалы директоры Ислам Зәйнуллов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100