Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан урманнарында 6 гөмбәче адашкан
Адашкан өч гөмбәче шимбә төнен урманда үткәргән.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне Татарстан территориясендәге урманнарда алты кеше адашкан дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
8 октябрьдә иртәнге 7 тирәсендә республиканың Зәй районы Сармаш-Баш авылыннан ерак түгел урманнан 46, 56 һәм 58 яшьлек ир-атлар үзләре чыккан. Җомга, 7 октябрьдә алар иртәнге 9 тирәсендә гөмбәгә киткәннәр һәм адашканнар. Соңгы тапкыр кичке 6да элемтәгә чыкканнар.
Коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре шалтырату булган ноктаны тикшергән. Әмма кешеләрне һәм аларның машиналарын да тапмаганнар. Ир-атлар төнне урманда үткәргән. Иртән эзләү эшләре дәвам иткән. Иртәнге 7дә гөмбәчеләр элемтәгә чыккан, урманнан чыгу юлын һәм автомобильне табуларын белдергәннәр.
Кичә көндезге 1дә Әлмәт районы Кече Шуган бистәсеннән ерак түгел урманда коткаручылар гөмбә җыйганда адашкан 73 яшьлек хатын-кызны тапкан, ул хастаханәгә барудан баш тарткан.
Шимбә кич Татарстанның Тукай районында "Түбән Кама" паркында «Дизелист» бакчачылык ширкәте янында урманчылар адашкан 32 һәм 57 яшьлек хатын-кызларны тапкан. Алар медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз