Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан урманнарына китерелгән зыян күләме былтыргыга караганда арткан
Узган елда 26 млн сум күләмендә зыян белән 437 хокук бозу очрагы ачыкланган булган, быел ул 56 млн сум тәшкил итә.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның урман фондына 56 млн сумнан артык күләмдә зыян салынган. Бу узган елга караганда күпкә артык.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.
Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов быел урман инспекторлары 21 меңнән артык патруль уздырганнарын әйтте. Урман законы бозылу турында 402 акт төзелгән. 56 млн сумлык зыян исәпләп чыгарылган.
Узган елда 26 млн сум күләмендә зыян белән 437 хокук бозу очрагы ачыкланган булган. Быел зыян күләме артуы урманнарның химик һәм башка начар тәэсирле матдәләр белән пычрануы белән аңлатыла.
Урманнарга зыян салучылар 97 процент очракта ачыкланган, зыянның 95 проценты кайтарылган.
Урман хуҗалыгы министрлыгы урман үсентеләре мәйданнарына анализ ясау белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз