news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан урманнарын спутник һәм квадрокоптерлар ярдәмендә күзәтәчәкләр

Законсыз киселгән урыннар рәсемдә күренәчәк.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан урманнарын быелдан спутник һәм квадрокоптерлар ярдәмендә күзәтәчәкләр.

«Без былтыр ике квадракоптер сатып алдык. Белгечләр аларны кулланырга өйрәнделәр. Быел файдаланырга җыенабыз», — диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Әгәр спутниктан алынган мониторинг конкрет участокта үзгәреш күрсәтсә, ул урынга квадрокоптер җибәреп, төгәлрәк рәсем алырга мөмкин булачак.

«Гади генә әйткәндә, урманчы эш урынына килүгә компьютерын кабызып, космостан төшерелгән рәсемдә үз участогындагы үзгәрешләрне тикшерә. Законсыз киселгән урыннар рәсемдә күренә. Алга таба нинди чаралар күрәсен хәл итә», — диде Равил Кузюров.

news_right_1
news_right_2
news_bot