Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан урманчылыкларына һәм урман хуҗалыкларына 28 пилотсыз очкыч тапшырылды
Татарстан урманчылыкларына һәм урман хуҗалыкларына 28 пилотсыз очу аппараты (БПЛА) тапшырылды, алар яңа сезонда урман янгыннарын кисәтү эшләрендә катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген пилотсыз очу аппаратлары төрле өлкәләрдә, шул исәптән авыл хуҗалыгында, геодезиядә, иминлекне саклауда, логистикада кулланыла. Урман хуҗалыгында БПЛА урман фонды җирләрен мониторинглау, урман янгыннарын ачыклау һәм контрольдә тоту, законсыз кисүләрне кисәтү һәм ачыклау бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә», - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров.
Аның сүзләренчә, БПЛА «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты ярдәмендә сатып алынган.
«2025 елда тагын өч пилотсыз очу аппаратын сатып алу планлаштырыла», – дип өстәде Әхмәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз