news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманчыларына янгын сүндерү өчен 68 берәмлек техника, җиһазлар сатып алачаклар

Быел Татарстанда урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү өчен 68 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алачаклар. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

«“Урман хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасы кысаларында – урманда патрульлек итә торган 27 автомобиль, “Экология” илкүләм проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында бер тагылмалы янгынга каршы модуль һәм 40 ранецлы ут сүндергеч сатып алыначак», - диелә хәбәрдә. 

Урманда патрульлек итә торган автомобильләр янгыннарга бәйле вазгыятькә мониторинг үткәргәндә, агачларны законсыз кисү һ.б. канун бозу очракларын кисәткәндә файдаланыла. Тагылмалы янгынга каршы модуль һәм  ранецлы ут сүндергечләр урман фонды белән чиктәш җирләрдә янгын чыккан очракта кирәк. 

Соңгы өч елда урман-сак ведомствосы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 198 берәмлек техника һәм 2 мең берәмлеккә якын җиһаз белән тулыландырылган. 

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100