Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан урманчылары илкүләм проект кысаларында салынкы каен орлыкларын җыюга кереште
Татарстан урман хуҗалыгы белгечләре салынкы каен орлыкларын җыюга кереште. Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Министрлыкның урманнарны яңарту һәм урман үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Антонова билгеләп үткәнчә, эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
«План нигезендә, быел 805 килограмм каен, корычагач һәм юкә орлыгы җыярга кирәк. Эшкәрткәннән соң, чималны республика питомникларында утыртыр өчен материал үстерү өчен махсус складларга саклауга куячаклар», – дип сөйләде белгеч.
Аның сүзләренчә, 2026 ел башыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караучы учреждениеләрнең хезмәткәрләре барлыгы 1174 килограмм орлык, шул исәптән 617 килограмм нарат, 342 килограмм чыршы һәм 215 килограмм башка төр агач орлыклары җыйган.
Урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре арасына керә. Киләсе эш этабы булып имән чикләвекләрен җыю торачак. Республикада быел урман орлыкларын әзерләү планы кимендә 11 455 килограмм итеп билгеләнгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз