news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан урманчылары иенке каен орлыкларын әзерләргә кереште

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре иенке каен орлыкларын әзерләргә керештеләр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Барлыгы 300 килограмм каен орлыгы әзерләү планлаштырыла. Шуннан соң орлыклар Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшерүгә җибәреләчәк. Җыелган чәчү материалы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урманнарны торгызу һәм яклау буенча бурычларны хәл итү өчен файдаланылачак.

«Урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел барлыгы 11455 килограммнан да ким булмаган күләмдә орлык җыярга кирәк. Августның өченче декадасында юкә, корычагач орлыкларын әзерләүгә, сентябрьдә имән чикләвеге җыюга керешәчәкбез», – ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев.

2022 ел башыннан бирле ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 1168 кг орлык әзерләнгән, шул исәптән нарат – 703 кг, чыршы – 137 кг, карагай – 40 кг, башка токым – 288 кг.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100