news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманчыларының белемнәрен тест аша тикшергәннәр

Тест административ протокол төзүгә, урманны тернәкләндерүгә багышланган.

Татарстан урманчыларының белемнәрен тест аша тикшергәннәр
Айгөл Шәйхлисламова

(Казан, 30 июль, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Кукмара районы Лубян авылында урманчылар слетында Татарстан районнары урманчыларының белем дәрәҗәсе беренче тапкыр тест сынавы ярдәмендә тикшерелде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Наталья Тюкаева әйтте.

"Бүген урманчылар да балалар белән беррәттән тест үтә. Бу - профессия буенча осталыкны тикшерү бәйгесе. Тест 20 сораудан тора. Урманчылар административ хокук бозу турында протокол, урманны ясалма рәвештә тернәкләндерү проекты төзеп күрсәтәләр", - диде Наталья Тюкаева.

Урманчылар үткән өч этап нигезендә нәтиҗә балы исәпләп чыгарыла. Нәтиҗә ясагач, җиңүчеләрне билгелиләр. "Аларга иртәгә шулай ук почет грамотасы тапшырабыз", - диде Наталья Тюкаева.

Урманчыларның белем дәрәҗәсен тикшерү Татарстанның урман хуҗалыгы министры кушуы буенча үткәрелә. Тестны барлыгы 31 урманчы - җитәкче эшләгән. "Бу беренче тапкыр оештырыла", - диде Наталья Тюкаева. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100