news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманчылары янгыннар чорына әзерлек өчен тактик өйрәнүләр уздырды

Нурлатта узган өйрәнүләрне карарга Татарстан урман хуҗалыгы министры барды.

(Нурлат, 28 апрель, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан урманчылары янгыннар булдырмас өчен әзерләнә. Бүген Нурлатта ТР Урман хуҗалыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары тарафыннан оештырылган махсус тактик өйрәнүләр узды.

Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы, республика урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм вәкилләре, II һәм III типтагы янгын-химик станциясе, республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Нурлат урман хуҗалыгы хезмәткәрләре янгынга каршы көрәш техникасының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, урманнар янган очракта аны ликвидацияләү юлларын практикада күрсәтте.

Сценарий буенча янгын ике балыкчының игътибарсызлыгы аркасында килеп чыкты. Гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерүчеләр, медиклар, полиция хезмәткәрләре килде. Янгын чыккан урын санаулы минутларда чолгап алынды, ә коткаручылар янгынны сүндерүгә керештеләр.

"Бүген без янгын килеп чыкан, эвакуация ясарга кирәк булган очракта физик һәм психик яктан ни дәрәҗәдә әзер булуыбызны тикшердек. Бу өйрәнүләрнең максаты - хәлне бәяләү күнекмәләре булдыру, кешеләрне эвакуацияләү, хезмәт күрсәтүче персонал белән бергә эш итү, янгын сүндерү ысулларын, төрле шартларда коткару эшләре башкаруны үзләштерү, һөнәри осталыкны арттыру иде. Яңа фаза 15 апрельдә башлана. Янгынга каршы махсус режим 30 апрельдән керә. Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү идарәсе май урталары һәм ахырында 20-25 градус җылылык, кояшлы, эссе көннәр булачагын әйтте. Шуңа күрә без алдан ук әзер булып торырга тиеш. Киләчәктә халык белән эшләргә, аңлату эшләре алып барырга, профилактик чараларны көчәйтергә кирәк. Боларга янгын сүндерү чараларының запасын булдыру, янгын сүндерү оешмаларының әзерлеген тикшерү, производство объектларында һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында инструктаж үткәрү керә. Урманнарны, табигатьне саклап калу өчен бу мөһим. 2010 елдан бирле безнең зур янгын очраклары теркәлмәде. Бу елны да уңышлы эшләргә насыйп булсын", - ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

"Укулар һәр елны чират буенча төрле районнарда уза. Карлар эрегәч, җир кибә башлагач, узган елдан калган коры үлән һәм камыллар ачылуга, янгын куркынычсызлыгы чараларын ныгыту өстендә кызу эш башлана. Соңгы ике атна эчендә 13 янгын очрагы теркәлде. һәркем аңларга тиеш, күп әйбер үзебездән тора. Барлык тәлапләргә дә буйсынып эшләсәк бу елны да уңышлы, бәла-казаларсыз уздырырбыз. Бүгенге өйрәнүләргә канәгатьләнерлек билгесе куярга була, катнашучылар куелган бурычларны төгәл үтәде”,– дип йомгаклады Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов һәм киләчәктә тикшерүләрнең алга таба да үткәреләчәген әйтте.

Урманнарны саклау максатыннан 23 янгын-химик станция җәлеп ителгән. Шуларның 18 - ll тип, 5 - lll тип, 13 пункттта янгын сүндерү җайланмалары бар. Урманнарның торышын 16 янгын вышкасы күзәтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100