Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан урманчылары Яңа ел бәйрәмнәренә 18 меңнән артык чыршы һәм нарат әзерләгән
Агачлар урман питомникларының махсус плантацияләрендә үстерелгән
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан урманчылары Яңа ел бәйрәмнәренә дип аукционнарга 192,2 мең сумнан артык гомуми суммага 18 мең чыршы һәм нарат, тагын 58 тонна ылыслы ботак куйган. Барлык агачлар да урман питомникларының махсус плантацияләрендә үстерелгән, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте.
ТР Урман хуҗалыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге мәгълүматлары буенча, сатуларда 29 урманчылык катнаша. Алабуга һәм Кама урманчылыгы Яңа ел гүзәлләрен (1 меңгә якын агач) 25 ноябрьдә сатуга куя.
Аукционнар нәтиҗәләре буенча тере агачларны әзерләү, аларны сату декабрь аенда "Чыршы" операциясе барышында, дәүләт урман инспекторларының катгый контроле астында узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз