news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманчылары урманнардагы чүп өемнәре өчен “дачник”ларны җавапка тарта

Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Яшел Үзән районының бакчачылык ширкәтләрендә булып, “Полянка” ширкәтенә штраф салды.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан урманчылары бүген Яшел Үзән районының Яңа Николаевск бакча-дача ширкәтләрендә булып, ширкәткә чиктәш урман фондын җыештырмаган өчен, “Полянка” бакчачылык рәисенә штраф салды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырылган әлеге рейдта “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Министрлык вәкилләре Яшел Үзән районының Кызыл Октябрь урманчылыгына караган өч бакчачылык җәмгыятен тикшерде.

Ширкәткә юл тотканда, урман инспекторлары, юл кырыенда камераны саклаучы машина янына туктап, урманнарның чисталыгын саклау мөһимлеген әйтеп узды. 

“Мин үзем дә табигатьне яратам. Монда калдырган чүп-чарга да эчем поша. Үзем исә чүпләмәскә тырышам ”, – диде Виктор. Инспекторлар аны “Татарстанның чиста урманнары” акциясенә кушылырга чакырды һәм чүп җыярга капчыклар бирде.

Урманчылар беренче булып Яңа Николаевск бистәсенең “Полиграфист” күчемсез милекчеләр җәмгыятенә караган урман фонды җирләре белән танышты.

“Бу шимбәдә өмә оештырабыз, чүп-чар җыештырылачак. Ә менә минераль полоса казу өчен көчебез җитми, трактор кирәк” диде бакчачылык ширкәте рәисе Флера Салихҗанова.

Ул инде безгә кадәр янгын сүндерү хезмәткәрләре килүен һәм урман кырыенда кимендә ярты метр тирәнлектә минераль полоса казылмаган өчен 6 мең сум штрафка тартылуын әйтте.

Яшел Үзән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары, Яшел Үзән районы буенча дәүләт урман инспекторы Дамир Закиров аңлатуынча, 2017 елның 1 гыйнварыннан урман закончалыгына кайбер үзгәрешләр кертелгән. Хәзер урман массивларына чиктәш булган җир хуҗалары, үз кишәрлекләрен минераль полоса яки юлдан 10 метр ара белән чикләргә бурычлы. Әлеге 10 метр ара коры үлән, ауган агач, чүп-чар һәм башка янучан материаллардан чистартылган булырга тиеш.

Урманчылар, минераль полоса казыту өчен урманчылыкка мөрәҗәгать итеп, килешү төзергә кирәклеген дә искәртте.

Инспекторлар “Полиграфист” бакчачылык ширкәтенә караган урман территориясендә вак җитешсезлекләр тапты. Бу – казылган агач төбе, юлдан 10 метр араның җыештырылмавы һәм минераль полоса казылмау. Яшел Үзән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары, Яшел Үзән районы буенча дәүләт урман инспекторы Дамир Закиров “Полиграфист” рәисе Флера Салихҗановага күрсәтелгән җитешсезлекләрне ике ай (60 көн) эчендә бетерү өчен, кисәтү язуы бирде.

“Бездән таләп иткән барлык таләпләрне дә үтәячәкбез. Ел саен шимбә өмәсе ясап, территорияне чистартабыз. Быел да ясаячакбыз. Көннәр салкын булгач, бакчачылар әле килеп җитмәде, Шуңа күрә җыелыш та җыймадык. 15еннән җылыта диләр инде, халык җыела башлар”, – диде Флера Салихҗанова.

“Полиграфист” бакчачылык ширкәтендә 172 участок исәпләнә. Җыелышта 100ләп кеше катнашыр дип көтелә.

Рәис сүзләренчә, шимбә өмәсенә халык күпләп җыела. Ширкәттәге эш аллеялап, ягъни урамлап бүленә. Беренче өч аллея урманны чистартса, калган икесе ширкәтнең ян-якларын тәртипкә китерә.

“Киләләр, чөнки өмәгә килмәгән кешегә штраф салына. Өмәдә катнашмаган һәр кеше 500 сумын китерә. Шул акчага без эшчеләр яллыйбыз. Эшкә чыга алмаган өлкән яшьтәгеләр үз теләкләре белән акча бирә”, – ди бакчачылык ширкәте рәисе.

Урманны чүпләмәү халыкның аңында булырга тиеш дигән фикердә Флера Салихҗанова.

“Безнең территориядә әле аның кадәр пычрак түгел. Һәр аллея буенча билгеләнгән өлкән кешебез дә бар. Алар тәртипне саклап тора. Әгәр шәхсән үзем урманга чүп чыгарган кешене күрсәм, 2000 сум күләмендә штраф сала алам. Безнең урамның аргы ягында күзәтү камерасы бар, менә быел монда, урманга якынрак өлешкә дә камера куярга телибез. Аннан соң мин чүп чыгарган һәр кешегә штраф салам”, – диде 25 ел бакчачылык ширкәте рәисе вазифасын башкаручы Салихҗанова.

Икенче нокта - “Семиозерье” коммерцияле булмаган бакчачылык җәмгыятендә 76 “дачник” теркәлгән. Шуның 46сы пенсия яшендә.

Урман инспекторлары әлеге җәмгыятьтә дә санитар тәртипсезлек очракларын тапты. Болар: җыештырылмаган чүп-чар, минераль полоса булмау һәм ауган, коры агач-ботаклар.

Бакчачылык җәмгыяте рәисе Людмила Егорова, үз кесәсеннән түләп булса да, минераль полоса казытачагын әйтте.

Ул шулай ук 12 ел рәислек иткән чорында, ширкәткә яңа трансформатор, су насосы куйдыруын, юл салдыруын да телгә алды.
Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре “Семиозерье”га да РФ Административ тәртип бозу кодексының 8.31 маддәсе - “Урманнарда санитар куркынычсызлык таләпләрен бозган өчен” кисәтү белдерде. Ширкәт, күрсәтелгән тәртипсезлекләрне, закон буенча, 60 көндә юкка чыгарырга тиеш. Людмила Егорова исә кимендә ике атна дигәндә, шимбә өмәсе ясап, территорияне тәртипкә китерергә сүз бирде.

“Полянка” коммерцияле булмаган бакчачылык җәмгыяте алдагы икесеннән аерылып тора. Биредә койма эчендә үк яфрак һәм башка чүп-чардан өелгән берничә өем күзгә ташлана. Урманчылар фикеренчә, әлеге өем кешеләр тарафыннан булдырылган. Пластик шешә, полиэтилен пакетлардан да тагын бер күч өелеп килә.

Бакчачылык ширкәте рәисе Илья Егоров моңа кадәр үзе дә әлеге тәртипсезлекне күрмәгән булып чыкты. “Бу - коточкыч, килешәм”, - диде ул. Шул ук вакытта ширкәтнең эчке проблемалары хакында сөйләп, зарларын да белдерде.

“15 ел рәис булып торам инде мин. 140 участок биредә. Мин аларның һәрберсе өчен ут йотып яшим. 40 яшемдә “стенокардия” диагнозы куйдылар менә. Бу – төп эш урыным, башка бер җирдә дә эшләмим. Кулга 5 мең тирәсе акча алам. Ә җаваплылыгы - тау хәтле. Кем җыештырсын ул урманны? Әби-бабайлармы? Волонтерларны җәлеп итәргә кирәк мондый эшләргә! Без үзебез генә ничек күтәрик аны? Ширкәттәгеләрнең яртысыннан артыгы - пенсионерлар. 1000 кешеле бакчачылык ширкәтләренә рәхәт ул. Аларның администраторы да, өч слесаре да, тагын әллә кемнәре бар! Взнос та 6 млн тирәсе җыела, ә бездә 600 мең!” - дип сөйләде.

“Полянка” бакчачылык ширкәте рәисе Илья Егоровка административ тәртип бозу турында беркетмә төзелде. Татарстанда янгынга каршы махсус режим чорында, Егоровка, вазифаи зат буларак, 50 мең сумга кадәр штраф яный.

  • Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән очракта, гражданнарга 1500-3000 сум, ә вазифаи затларга 10-20 мең сум күләмендә штарф яный. Ә янгынга каршы махсус режим вакытында (30 апрельдән 15 майга кадәр) әлеге штраф күләме гражданнарга 4000-5000 сумга, вазифаи затларга 50 мең сумга кадәр җитә.
  • Чүп-чар (шешәләр, пакетлар, азык-төлек калдыклары) калдырган өчен гражданнар административ җаваплылыкка тартыла һәм 500-1000 сум күләмендә штраф салына.

“Контейнерлар да тора инде, халык чүп-чарын шунда да ташлый. Әмма урмандагы коры агачлар белән нишләргә, белмим. Җыелыш җыячакбыз, аларга беркетмәне дә күрсәтәм, бәлки шуннан соң ни дә булса аңларлар. Без инде урманны болай да җыештырасы идек, шимбә өмәсе булачак”, – диде Илья Егоров.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында мондый рейдлар әле дәвам итәчәк. Татарстан урманчылары урманнарны җәяүле һәм авиапатрульлек комиссиясе белән күзәтәчәк. Алар халыкны һәм укучыларны урманны сакларга өнди, аңлату-кисәтү эшләре алып бара, урманнарда мәгълүмати аншлаглар урнаштыра, урманнарны коры һәм черегән агачтан арындыра, чүп-чар җыю белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100