Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан урманчылары мәктәпкә җыенырга ярдәм итә
Беренче сыйныф укучылары өчен әзерләнгән кирәк-яраклар күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә бирелгән.
(Казан, 19 август, "Татар-информ"). “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә Татарстан урманчылары да катнаша. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре быел “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре әлеге хәйрия акциясенә үзләреннән өлеш кертеп, чарада катнашты. Матди чаралар мәктәп формасы һәм барча кирәк-яраклар белән тутырылган заманча букчалар сатып алу өчен тотыла, диелгән әлеге хәбәрдә.
Беренче сыйныф укучылары өчен әзерләнгән әлеге кирәк-яраклар күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә бирелгән. Нәниләр өчен шулай ук театральләштерелгән тамаша һәм концерт та оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз