news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманчылары имән чикләвеген чәчү эшләрен башкарган

Белгечләр быелгы ел имән чикләвеген җыю өчен уңайлы дип исәпли.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда имән чикләвеген чәчү буенча көзге эшләр башкарылган. Бу турыда республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Урман хуҗалыгы" ДБУ урман питомникларында быел 5 гектар мәйданда имән чикләвеге чәчелгән. Бу эш утырту материалы үстерү эшләре кысаларында башкарыла. Чәчү эше механик рәвештә уздырыла.

Быелгы ел имән чикләвеген җыю өчен уңайлы. 1 ноябрьгә "Урман хуҗалыгы" ДБУ җыелган имән чикләвекләренең гомуми массасы 20 тоннадан артык, диелгән әлеге хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100