news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманчылары “Идел аръягы урман кисүчесе” конкурсында призлы урын алган

Урманчылар агач аудару, катнаш кисем белән кисү, төгәл кисү, сабаклар кискәләү буенча ярышкан.

(Казан, 20 август, "Татар-информ"). “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре “Идел аръягы урман кисүчесе -2018” конкурсында өченче урын алды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

18 август көнне Чебоксар шәһәрендә (Чувашстан)  “Идел аръягы урман кисүчесе – 2018” урман аударучылар конкурсы булды. Ул Шәһәр көнен бәйрәм итүгә багышланган.

Конкурста катнашу өчен Татарстан, Мари Иле һәм Түбән Новгород кебек төрле төбәкләрдән командалар чакырылган. Урманчылар агач аудару, катнаш кисем белән кисү, төгәл кисү, сабаклар кискәләү буенча ярышкан.

Татарстаннан “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучылары командасы катнашты. “Агач аудару” дисциплиналарында Олег Алексеев 3 нче урын алды, шулай ук барлык конкурс йомгаклары буенча шәхси зачетта да ул 3 урынга лаек булды. “Катнаш кисем белән кисү” дисциплинасында Александр Мортазин 3 нче урын алды. “Төгәл кисү” дисциплинасында Николай Гришаков 3 нче урынга лаек булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100