news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманчылары Германиягә барып, шәхси урманнарны караган

Бу көннәрдә Татарстан урманчылары Халыкара күргәзмәдә һәм "INTERFORST-2018" конференциясендә катнаша.

Татарстан урманчылары Германиягә барып, шәхси урманнарны караган
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Татарстан урманчылары делегациясе Германиядә шәхси урманнарны караган. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Делегацияне урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкли. Алар бу көннәрдә Германиядә Халыкара күргәзмәдә һәм "INTERFORST-2018" конференциясендә катнаша.

Немец галимнәре белән очрашуда Дрезден шәһәре Техник университеты профессоры Альбрехт Бемман, Вайнштефандагы урман институты профессоры һәм вице-президенты Вольф Дитер Роммель, "Бавариянең урман сәнәгате кластеры" генераль директоры Юрген Бауэр, Фрайзинг шәһәре урманнары милекчеләре берлегенең беренче рәисе Сепп Денк һәм Дрезден шәһәре Техник университеты докторы Анна Моосман катнашкан.

"Очрашу барышында Вайнштефандагы урман институты кампусы буйлап экскурсия оештырылган. Татарстаннан урманчылар делегациясе Фрайзинг шәһәре урманнары милекчеләре берлегенең беренче рәисе озатуында шәхси урманны карады. Соңыннан министр Вайнштефандагы урман институтының вице-президенты белән мөмкин булган уртак фәнни-тикшеренү эшләренә кагылышлы темалар турында сөйләште", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100