news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманчылары делегациясе Германиядә урман сәнәгате тәҗрибәсен өйрәнә

Министр Кузюров җитәкчелегендәге төркем Германиядә Халыкара күргәзмәдә һәм "INTERFORST-2018" конференциясе эшендә катнаша.

Татарстан урманчылары делегациясе Германиядә урман сәнәгате тәҗрибәсен өйрәнә
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендәге республика урманчылары делегациясе Германиянең урман сәнәгате тәҗрибәсен өйрәнә. Алар Халыкара күргәзмәдә һәм "INTERFORST-2018" конференциясе эшендә катнаша. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • "INTERFORST"  – урман хуҗалыгы һәм урман технологияләре күргәзмәсе. Ул 1970 елдан бирле дүрт елга бер мәртәбә Мюнхен (Германия) шәһәрендә уздырыла. "INTERFORST - Европада иң зур күргәзмәләренең берсе. Анда ел саен дөньяның 27 иленнән 400дән артык катнашучы килә.  Күргәзмәнең гомуми мәйданы 40 мең кв. метрдан  артык. Монда урман әзерләү техникасы һәм зур җитештерүчләрнең урман хуҗалыгы товарлары куела.

Эшлекле сәфәр вакытында Татарстан урманчылары Германия галимнәре белән очрашкан. Анда Дрезден шәһәре Техник университеты профессоры Альбрехт Бемман, Вайнштефандагы урман институты профессоры һәм вице-президенты Вольф Дитер Роммель, "Бавариянең урман сәнәгате кластеры" генераль директоры Юрген Бауэр, Фрайзинг шәһәре урманнары милекчеләре берлегенең беренче рәисе Сепп Денк һәм Дрезден шәһәре Техник университеты докторы Анна Моосман катнашкан.

Очрашу барышында Вайнштефандагы урман институты кампусы буйлап экскурсия оештырылган. Татарстан урманчылары делегациясе Фрайзинг шәһәре урманнары милекчеләре берлегенең беренче рәисе озатуында шәхси урманны караган. Соңыннан Равил Кузюров Вайнштефандагы урман институтының вице-президенты белән мөмкин булган уртак фәнни-тикшеренү эшләре турында фикер алышкан.

Татарстан Республикасы урманчыларының Германиягә сәфәре бүген, 19 июльдә тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100