news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан урманчылары бүләккә янгын сүндерү һәм урман патруле автомобильләре алды
Казанда 2018 елга кадәр Татарстан урман хуҗалгы үсеше стратегиясе буенча фикер алышалар
Скопировать ссылку
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Бүген Казанда 2018 елга кадәр Татарстан урман хуҗалыгы үсеше стратегиясе буенча фикер алышалар. Утырышта Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Урман хуҗалыгы ,буенча федеральагентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов катнаша.
Чара башланганчы урамда бик суык булуга карамастан, “Казан” милли мәдәни үзәге мәйданында урманнарны саклау өчен билгеләнгән махсус техниканы тапшыру тантанасы булды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждение белгечләре республика Хөкүмәте җитәкчесе һәм Федераль Урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе кулыннан 17 яңа янгын сүндерү машинасы һәм 30 “УАЗ” урман патруле автомобильләре ачкычларын тапшырды. Беренче машиналар республика бюджеты хисабына алынган, ә икенчеләре – федераль бюджет хисабына.
Бүгенге көндә Татарстан өчен урман хуҗалыгын үстерү темасы бик актуаль, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу Хөкүмәт эшчәнлегенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе, бигрәк тә урманнарны янгыннан саклау өлкәсендә. “Бүген Россия Федерациясе урман комплексын үстерү эшендә җитди адымнар ясый. Татарстанда урманлы җирләр күп булмавын беләбез. Урман комплексы экологиянең мөһим сегменты булу сәбәпле, без урман хуҗалыгын үстерү стратегиясе кысаларында бу системаны дөрес төзү әһәмияткә ия булуын аңлыйбыз”, - диде ТР Премьер-министры.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot