Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан урман хуҗалыкларына яңа техника тапшырылды
Бүген Татарстан урман хуҗалыкларына Саба районында Татарстан Урман хуҗалыгы идарәсе оешуга 105 ел тулуга һәм Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада яңа техника тапшырдылар. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Республика урман хуҗалыклары җитәкчеләренә тантаналы шартларда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә сатып алынган 37 берәмлек махсуслаштырылган техника һәм җайланма тапшырылды.
«Бер атнадан бәйрәм - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне булачак. Бүген без техника тапшырабыз. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Татарстанның урман хуҗалыгына киләчәктә дә зур игътибар биреләчәк. Эшегездә уңышлар», - дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз